Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә экологик квест узачак

Бу атна ялларында шәһәрдә экологик чара узачак.

Триатлонда катнашкан укучыларга беренче беләзекләр тапшырылды. Ә икенче беләзекләрне алар бу атнада алачак. 

«Сакчыл Әлмәт» фестивале кысаларында узачак экологик квестта катнашалар. Бирегә ким дигәндә 3 килограмм макулатура белән килергә һәм икенче беләзек алырга кирәк булачак. Аннары бу ике беләзекне тапшырып, бүләкләр алырга мөмкин.

Шулай ук бу көнне өлкәннәр иске оргтехниканы, батарейкаларны, теш щеткаларын, пластик шешәләрне, бөкеләрне утильләштерүгә тапшыра, иске китаплар алып килә һәм аларга шәһәр китапханәләрендә икенче тормыш бирә ала. Бәйрәм кунаклары өчен концерт һәм күңел ачу программасы оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса