Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә нефтьчеләр көненә багышланган концерттан соң чүп-чарны йөк машиналары белән чыгарганнар

Бәйрәмдә катнашучылар үзләре артыннан күп чүп калдырган.

Әлмәттә нефтьче көненә багышланган концерттан соң чүп-чар күп калды. Бу турыда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграмда турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.

"Йөк машиналары белән бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар калдырган чүп – чарны чыгарырга туры килде", - диде ул.

"Yзебездән соң чистартырга өйрәнсәк, бик яхшы булыр иде. Ләкин әлегә барысы да моны эшләргә өйрәнмәде. Әлбәттә, иртән шәһәр хезмәтләренә барлык бәйрәм чараларына карамастан эшләрне башларга туры килә", – дип өстәде Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса