Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар Әлмәт районы һавасында пычраткыч матдәләрне ачыкламады

Әлмәт районында яшәүчеләр начар ис булуыннан зарлана.

Экология министрлыгында Әлмәт районының Миңлебай станциясе поселогы янында атмосфера һавасы пробаларын тикшерү турында хисап тоттылар. Пробаларны анализлау нигезендә, пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрацияләренең рөхсәт ителгән чик микъдарыннан артуы ачыкланмаган, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкта Әлмәт районы халкының Миңлебай станциясе бистәсендә начар ис булуына зарлануын билгеләп үттеләр.

"Ис күкерт водородынаа охшаган һәм ул ял көннәрендә ешрак пәйда була", - диләр монда яшәүчеләр. 

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, күчмә экологик лаборатория белән берлектә, ял көнендә, Миңлебай станциясендә атмосфера һавасы пробалары алды. 26 июньдә алынган пробаларны анализлау нигезендә, пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китүләре ачыкланмады.

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге урын аерым контрольгә алынган.


Әгәр сез начар ис тойсагыз яки сәнәгать предприятиеләренең закон бозуларын күрсәгез, шалтыратыгыз.

8(843) 200-03-31 Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе
8(843)267-68-67 ТР Экология министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса