Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Ел башыннан бирле Әлмәт экологлары 8 хуҗасыз машина тапкан

Төзүчеләр проспектындагы 55нче йорт янында ак "Нексия" тутык белән капланган, ә аннары бөтенләй янып беткән.

Ел башыннан бирле Әлмәт экологлары 8 ташланган автомобильне ачыклаган. Шундыйларның берсенә шәһәр хакимияте игътибарын социаль челтәрләрдән файдаланучылар җәлеп итә. Төзүчеләр проспектындагы 55нче йорт тәрәзәләре астында ак "Нексия" тутыккан, ә аннары бөтенләй янып беткән.

Хәтта күршеләр дә бу машинаның күпме вакыт торуын төгәл әйтә алмый. Фаразлавы кыен.

"Балалар анда менеп уйный. Кайсыдыр бала ут төртте һәм машина янды", - дип фаразлады шушы тирәдә яшәүче  Оксана Тютюгина.


Күршеләр машина хуҗасының фамилиясен искә төшерә алмый, әмма исемен хәтерли. Альберт күптән түгел Бөгелмәгә күчеп киткән. Ә кирәкмәгән автомобильне элеккеге фатир тәрәзәләре астында ук ташлап калдырырга булган.

Узган ел Әлмәттә ишегалларында ташландык автомобильләрдән  арындыру буенча чаралар уздырылган иде инде. Мәсәлән, 2020 елда Экология департаментына 78 мөрәҗәгать керде. Узган ел инде 15. Ә быел нибары 8. Соңгы берничә елда да барлык машина йөртүчеләр үз машиналарын үзләре алган.

ез нәкъ менә шул уңайдан ЮХИДИгә гариза бирдек, һәм хуҗаның контактларын көтәбез. Әгәр ул табылмаса, игъланны ябыштырып, 10 көн көтәбез, газетага мәгълүмат бирәбез", - дип хәбәр итте районның экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Илдар Нәбиуллин.

Һәрхәлдә, процедура 25 көнгә сузылырга мөмкин. Мондый «умырзая»ны клумбалардан арындыру өчен белгечләргә кайбер формальлекләрне үтәргә кирәк. Мәсәлән, алар бикләнгән машинаны алмый. Эвакуация өчен ватылган тәрәзә яки тишелгән тәгәрмәчләр җитә. Әгәр сезнең ишегалдында да шундый автохлам бар икән, экология һәм төзекләндерү департаментына 33-46-13 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса