Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә "Экологик белем көне" үткәрелде

"ЭКОяз-2022" санитар-экологик икеайлык кысаларында һәм махсус экологик белемнәр көненә багышлап, Пионерлар йортындагы "Кванториум" балалар технопаркы  укучылары өчен әйләнә-тирәлекне саклау турында лекция үткәрелде.

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенең экология департаменты хезмәткәрләре чыгыш ясады.  Балаларга чүпне сортларга аеру һәм калдыкларның табигый мохиткә йогынтысы турында сөйләделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да файдаланылган батарейкаларны җыю өчен пакетлар алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән экология министрлыгы, «Дюраселл Раша»  белән берлектә, республика мәктәпләрендә файдаланылган ток чыганакларын җыю буенча акция үткәрә.

 

 

 

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса