Әлмәттә мемориалда өмә үткәрелде
Чара санитар-экологик икеайлык һәм «Бөек Җиңү» халыкара өмәсе кысаларында үткәрелде.
16 апрель көнне «Чиста булачак» республика хәрәкәте активистлары Җиңү волонтерлары белән берлектә "Бигәш авылында туып – үскән Бөек Ватан сугышында Ватан сакчыларына" мемориалында өмә үткәрделәр. Чара санитар-экологик икеайлык һәм «Бөек Җиңү» халыкара өмәсе кысаларында үткәрелде.
30 кеше узган елгы яфракларны, чүп-чарны җыйдылар, витриналарны юдылар. Алар барлыгы 20 капчыктан артык чүп-чар җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа