Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

2021 елда Әлмәт урманчылыгы территориясендә 35 гектар мәйданда урманнар торгызылган

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш сәфәре белән Әлмәт муниципаль районында булды.

Анда  «Әлмәт урманчылыгы», «Кәләй урманчылыгы», «Әлмәт урман хуҗалыгы» һәм «Кәләй урман хуҗалыгы» оешмаларының 2021 елгы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында, 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына барган әзерлек эшләре» темасына киңәшмә узды. Утырыш Әлмәт шәһәре хакимияте бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов, ведомство карамагындагы оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп мәгълүматлар белән җитәкче-урманчылар Рушан Мөхәммәтшин һәм Дамир Миндрахманов чыгыш ясады. Алар урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм алдагы чорга бурычлар турында җентекләп сөйләделәр.

Аерым алганда, Рушан Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 2021 елда Әлмәт урманчылыгы территориясендә 35 га мәйданда – урманнарны торгызу, 460 га – урман культураларын агротехник карау, 60 га – өстәп утырту, 100 га – яклагыч урман утыртмалары утырту, базислы урман питомнигында 0,8 га мәйданда орлык чәчү эшләре башкарылган. 410 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 1121 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

"Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнәбез. Әзерлек кысаларында Әлмәт урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман янгыннарын сүндерү станцияләре һәм янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, урман фонды җирләрен патрульләү маршрутлары расланды, урман янгыннарын сүндерү станцияләре командаларын, ирекле янгын сүндерү дружиналары әгъзаларын «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы» программасы буенча өйрәтүләр оештырылды, – дип өстәде Рушан Мөхәммәтшин. – Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла".

Дамир Миндрахманов хәбәр иткәнчә, узган ел урманнарны яклау максатларында Кәләй урманчылыгы территориясендә 2 мең га мәйданда урман авырулары тикшерелгән, 116,8 га санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.

«Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 482 патрульлек үткәрелде, административ хокук бозулар турында 21 беркетмә төзелде һәм зарури таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән зарури таләпләрне  Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә бозуга юл куймау турында 46 кисәтү бирелде», – дип билгеләп үтте ул.

Аннары урман хуҗалыклары директорлары Виталий Утнюхин, Нәзир Фәләхиев, башлангыч һөнәри берлек оешмалары рәисләре, урман осталары Рузилә Ихсанова һәм баш хисапчы Эльвира Галимова чыгыш ясадылар.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, урманнарның санитар һәм урман авырулары торышын яхшырту һ.б. белән бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде. «Һичшиксез, 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк. Янгынга каршы кампаниянең уңышы барлык структураларның һәм оешмаларның җайга салынган эшенә һәм үзара хезмәттәшлегенә бәйле», – дип ассызыклады министр.

Утырыштан соң Равил Кузюров «Кәләй урманчылыгы»  һәм «Кәләй урман хуҗалыгы»  административ бинасын һәм җитештерү базасын карап чыкты.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса