Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чишмәләр саекмасын

Әлмәт районын көмеш чишмәләр ягы диләр. Биредә дөреслек бар.

Берсеннән-берсе матур, мул сулы чишмәләр заманында Татарстан нефтьчеләре тарафыннан төзекләндерелеп, куллануга тапшырылган булган.

Аларның саны төбәгебездә берничә йөзләп исәпләнә һәм һәркайсының аерым тарихы бар.

Ринат Корбангалин - Ирекле авылы имам-хатыйбы. Кәскидә туган үсмергә 14 яшь вакытында әти-әнисе Ирекледә йорт сала һәм шуннан бирле гаилә биредә төпләнеп кала да. Ринат ага гомер буе нефть-газ чыгару өлкәсендә эшләп, бүген «Елховнефть» идарәсенең мактаулы пенсионеры.

- Гомер бакый авыллар чишмәле урыннарда гына хасил булган. Безнең авылның тарихы да шул чишмәгә бәйле, - ди Ринат ага.

Ирекле авылы чишмәсе моннан 10 еллар элек нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелгән була. Авыл җирлегендә урнашкан күпсанлы чишмәләр арасыннан бу иң күп сулысы исәпләнә. Нәкъ менә биредән чыккан су балыкчылар һәм табигать кочагында ял итәргә яратучылар үз иткән Иске Михайловка буаларын тутырып тора да инде. Ләкин һәр йортка су килә башлаган дәвердән башлап чишмәләр турында кайгыртучылар азайды, дип борчыла авыл имамы. Кайчандыр чишмә тирәли тотылган коймаларның тимер торбаларын караклар урлый, өстәвенә бирегә ял итәргә килүчеләр дә үзләреннән соң чүп-чар калдырып китә. Гәрчә авыл җитәкчелеге тарафыннан моның өчен махсус тартма урнаштырылган булса да.

- Чишмәләрне карап-тәр-бияләп тору саваплы гамәл, бу хакта әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз гел әйтә килде. Хәзер аны без дә кабатларга тиеш, - ди Ринат ага.

Озак уйламастан авыл аксакаллары авылдашлары арасында өмә игълан итә. Ике атна дәвамында Ирекле авылы кешеләре бергәләп чишмә буена җыелып барлык кирәкле эшләрне башкаралар: корыган агачларны кисеп яңа койма коралар, әйләнә-тирәне чүп-чардан чистарталар.

- Читтән килеп эшләгәнне көтеп яту егетлек түгел инде, беләктә көч булганда шулай эшләргә кирәк дип уйладык. Рәхмәт авылдашларыбызга, килделәр, кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр, - ди Ирекле авылы караган Иске Михайловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Абдуллин.

Чишмә тирәсен бергәләп төзекләндергәннән соң, өмәчеләр шаулап-гөрләп, казанда пешкән ботка белән сыйланырга да вакыт таптылар.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса