Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында буа янында тотылган койманы сүттеләр

Экологлар күрсәтмәсе буенча хәзерге вакытта Иске Михайловка авылында буага баручы юлны каплаган койма демонтажланган.

Авыл  халкы  авылда законсыз рәвештә буа урлануы аркасында чаң суккан иде. Бу турыда язган идек.


Республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсене инспекторлары әлеге урынга килә.Тикшерү барышында алар табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклыйлар.


Яр буе полосасында су янында профнастилдан койма куелган. Шулай ук пирс җиһазлары да бар. Аңа рөхсәт документлары булмаган.


Гаепле затка карата гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү һәм су объектының үз белдеге белән биләве  буенча беркетмәләр төзелде.


Ир-атка шулай ук законсыз корылмаларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса