Буа уртак милек, яки «Сугышсыз» бирү юк
Иске Михайловка халкына торак пункт территориясендә урнашкан сулыктан файдалану хокукын якларга туры килде.
Авыл кешеләренең иң яраткан ял итү һәм балык тоту урыны була ул буа. Ул гына да түгел, янгын сүндерүчеләр ут-күз булганда аннан су җыялар.
Бер мизгелдә барысы да үзгәрә дә куя. Көннәрнең берендә авыл кешеләре өчен буага юл ябыла. Аны челтәр-рабица белән коймалап ук алалар.
Ә бит барысы да юктан гына башланган. Узган ел ниндидер бер эшкуар сулык ярында коттедж төзи һәм пирс ясап куя. Ә аннан соң яр буе территориясен төзекләндерүгә керешә: вак таш кайтара, бетон плитәләр түши. Моннан тыш, күлгә балык җибәреп, каравылчы да тота башлый. Ул исә кешеләрне суга керт-ми, сулыкка җибәрелгән балыкның популяциясен арттыру өчен вакыт кирәк булуын әйтә. Берәү дә моңа каршы килми, бар да хәлне аңлап якын киләләр.
Әмма быел буага керү юлы тагын ябыла. Ниндидер таныш булмаган кешеләр ярга ял итәргә яки балык тотарга килгән һәркемне куалыйлар. Бу юлы авыл кешеләренә инде шик төшә, алар бернинди дәлилләргә дә ышанмый башлыйлар.
- Ирем белән балык тотарга килсәк, сулык челтәр белән әйләндереп алынган. Ниндидер кешеләр безгә күлгә якын килүне тыйды - янәсе, ул кешенеке. Мин хуҗасын чакыртуларын яки раслаучы документларны күрсәтүләрен сорадым. Әмма беркем дә бернәрсә дә күрсәтмәде, - ди Иске Михайловка авылында яшәүче Гөлшат Фәттахова.
Яңа күршенең мондый тәртибенә җирле халыкның ачуы чыга. Алар сулыкны «сугышсыз» бирмәскә һәм аның өчен ахыргача көрәшергә карар итәләр. Бу уңайдан оештырылган гомуми җыелышта авыл җирлеге башлыгы Илсур Абдуллин да катнаша. Искемихайловкалылар искә алуына караганда, ул җыелучыларга арендага документларның әле рәсмиләштерү стадия-сендә генә булуын, яңа хуҗаның территорияне төзекләндерергә генә теләвен хәбәр иткән. Рөхсәт документациясе булмау факты исә халыкта тагын да зуррак ризасызлык тудыра һәм авыл кешеләре буаны үзләренә калдыруларын сорап күзәтчелек органнарына күмәк хат язалар.
Хәбәр интернетта бик тиз таралды. Аңа ТР Экология министрлыгында да игътибар иттеләр. Ведомствоның көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Римма Миңнебаева җиткерүенчә, вакыйга урынында булган белгечләр күлдә сулыкның коры җир белән кисешкән урынына кадәр челтәрле койма барлыкка килүен, аны физик зат үз белдеге белән урнаштыруын ачык-лыйлар. Бу РФ КоАПның 8.12.1 маддәсен бозу булып тора, моның өчен штраф санкцияләре каралган. Ир-атка шулай ук рөхсәтсез пирс ясаган өчен дә штраф салына. Шулай итеп, экологлар аңа ике беркетмә төзи: пирсны да, койманы да сүтәргә кирәк булачак. Киртәне халык үзе сүткән дә инде. Әйтүләренә караганда, хәзер алар тыныч кына сулыкка йөри һәм аларны аннан берәү дә кумый. Тик озакка микән? Җир участогын арендага алучы чынлап та барлыкка килсә, нәрсә булыр?
Без бу җирнең урман фондына каравын ачыкладык һәм «Әлмәт урманчылыгы» ГКУ җитәкче-лесничие Рушан Мөхәммәтшин белән элемтәгә кердек.
- Буаны челтәр койма белән әйләндереп алган йорт хуҗасы территорияне арендага алырга маташкан, әмма бу ниятеннән баш тарткан. Хәзер бөтенләй башка кеше моны эшләргә омтыла. Әлегә документлары юк, шунлыктан анда бернинди эшләр дә алып барыла алмый, - дип хәбәр итте Рушан Каюмович.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, арендага алу турында уңай карар килсә дә, кешеләргә су объектыннан файдалануны беркем дә тыя алмый. РФ Су кодексының 6 нчы маддәсе 1 нче өлеше нигезендә, аннан һәркем куллана ала. Арендага алучы милек иясе түгел, кешеләрне бу урынга кертмичә ул гамәлдәге законнарны боза.
Таня Шамбер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа