Әлмәттә чүп бушату станциясе төзеләчәк
Экология

Әлмәттә чүп бушату станциясе төзеләчәк

Татарстанда быел Әгерҗедә, Мамадышта һәм Әлмәттә чүп бушату станцияләре төзелә башлаячак.

Шулай ук Алабуга һәм Лениногорскида ике муниципаль комплекс төзү каралган. Һәр комплекс чүп-чарны сортларга аеру заводын, калдыкларны компостлау участогын һәм муниципальполигонны үз эченә алачак.