Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә шарлавыклы буалардан алынган су пробаларында нефть продуктлары табылган

Пычрану чыганакларын эзлиләр.

Экологлар шарлавыклы буаларда нефть пленкасын күргән. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә.

Белгечләр планлы рәвештә пробалар алу вакытында закон бозу очрагын ачыклаган.

Суда  нефть продуктлары булуның характерлы билгеләре бар”, – ди инспекторлар.

Шулай ук экологлар яңгыр канализациясе һәм каскадка тоташкан коелардан пробалар алган. Анализлар нефть продуктларының нормадан артуын күрсәткән.

Административ тикшерү эше кузгатылган, пычрану чыганакларын эзләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса