Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә газоннарга куелган машиналарны махсус программа ярдәмендә автомат рәвештә тикшерәчәкләр

Әлеге комплекс тиз арада тәртип бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлмәттә автотранспорт чараларын яшел зонада, балалар һәм хуҗалык мәйданчыкларында кагыйдәләрне бозуны автоматик рәвештә теркәү өчен программа-аппарат комплексын сынау башланды.


Бу гадиләштерелгән система буенча, беркетмә төзү өчен гражданнарны чакырмыйча гына, хокук бозу турында карар чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Хокук бозуларны теркәү нинди ел фасылы булуга карамастан башкарылачак. Уңай бәя алган очракта, система Экология департаменты эшендә кулланылачак.

Фото: Әлмәт экология департаменты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса