Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә экологлар предприятиедә металл ватыкларын яндыру факты буенча тикшерү уздырачак

Әлеге факт планлы рейд барышында ачыкланган.

Экологлар Әлмәттәге металл базасында кара һәм төсле металл калдыкларын яндыру фактын ачыклаганнан соң тикшерү эше  башлап җибәргән. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вазифаи затка карата “Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү” статьясы буенча беркетмә төзелгән.

Әлеге предприятие федераль объектка карый, эш материаллары җәмәгать суды тарафыннан карап тикшереләчәк һәм карар кабул ителәчәк.

 

Фото: ТР экология министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса