Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр чыршыларны хайваннарга азык буларак тапшыра ала

Яңа ел яллары тәмамлану белән чүплекләрдә яшел чыршылар күренә башлый. Күпләр ясалмасын куйса, әле арабызда хуш исен таратучы гүзәлкәйне сайлаучылар бар. Тик андый чыршының гомере бик кыска – берничә көннән соң ул энәләрен коеп, саргая башлый.

Кайбер районнарда, шәһәрләрдә ылыслы агачларны кабул итү өчен махсус булдырылган урыннар бар. Әлмәттә хәлләр бераз башкачарак.


Әлмәт районының Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Айнур Исхаков хәбәр иткәнчә, әлмәтлеләр чыршы һәм наратларны  чүп җыю  мәйданчыкларында калдыра ала. Киләсе атнада Экосервис агачларны полигоннарга ташый башлаячак. 


Шәһәрнең торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов ылыслы агачларның авыл хуҗалыгында бик файдалы икәнлеген әйтте. Бу - терлекләр өчен менә дигән витамин чыганагы, моннан тыш,  чыршы, нараттан туфрак өчен ашлама ясарга, аларны корткычларга һәм җиләк-җимеш культуралары авыруларына каршы көрәштә кулланырга мөмкин.


Җәүдәт Әхнәфович хәбәр иткәнчә, безнең районның бер авыл җирлеге фермерлары белән инде килешү бар, алар агачларны эшкәртү өчен кабул итәргә әзер икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса