Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанлыларны экодиктант язарга чакыралар

Быел Татарстанда экодиктант язу өчен урыннар саны арттырылган.

 Бу хакта Тарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин хәбәр иткән.

 
“2019 ел белән чагыштырганда катнашучылар саны 2 тапкырга, ә диктант язу урыннары 243 тән 502 хәтле артты. Мәктәп укучылары, педагоглар, студентлар актив катнаша”, - диде И. Хәдиуллин. 


Акциядә катнашырга теләгән татарстанлылар өчен 15 ноябрьдә өстәмә белем бирү оешмалары базасында 21 ачык оффлайн урын булачак. Ә якындагы диктант язу урынын республика олимпиада үзәгенең экодиктант.рус порталында карап була.

16 ноябрьдә экодиктант акциясе 502 урында узачак. 

Югары уку йорты студентлары экодиктантны онлайн форматта язачаклар. 

Әлеге акция 2017 елдан бирле уздырыла. Анда катнашу өчен алдан ук экодиктант.рус сайтында теркәлү узарга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса