Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстанлылар хаҗның төп гамәлләрен тәмамлады

Бүген өйләдән соң һәм иртәгә хаҗиларыбызның Җәмәратка барып өч баганага җидешәр таш атасы, Мәккәдән киткәндә саубуллашу тәвафы кыласы калды.

Бүген төнлә хаҗиларыбыз Минадан Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетенә барып, тәваф әл-Ифада кылды, Ибраһим макаме артына басып ике рәкәгать намаз укыды, зәм-зәм суы эчте, Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасын йөгереп гыйбадәтне төгәлләде һәм Минадагы палаткаларга кайтып урнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтергә кирәк, көн дәвамында хаҗиларга күп җәяү йөрергә туры килде, алар барысы да гыйбадәттә ныклык, ихласлык күрсәтте, авырлыкларга бирешмәде. Аллаһыга шөкер, хаҗиларыбызның барысы да исән-сау, алар үзләрен яхшы хис итә.

Гыйбадәтләргә килгәндә, бүген өйләдән соң һәм иртәгә хаҗиларыбызның Җәмәратка барып өч баганага җидешәр таш атасы, Мәккәдән киткәндә саубуллашу тәвафы кыласы калды. Аннары хаҗиларның сәфәре берничә көн Мәдинәдә дәвам итәчәк, диелгән нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.   

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса