Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Республикакүләм ифтар үткәрүдә үзгәрешләр

Хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстанда VIII Республикакүләм ифтар узачак.

Ләкин пандемияне һәм шулай ук Татарстанда игълан ителгән ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны исәпкә алып, оештыручылар проект форматына үзгәрешләр кертергә булган. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең  матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышланачак һәм “100 еллык ифтары" дип аталачак. Ифтар республика буенча 30000 кешене колачлый алачак.

Быелгы ифтарда, узган елгысы белән чагыштырганда, катнашучыларның саны ике тапкыр артачак. 
Пандемия шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен  Республикакүләм ифтар ризыкларны өйгә китерү рәвешендә тормышка ашырырга исәпли. Ул халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тота.

Башка еллардан аермалы буларак «100 еллык ифтары» бер көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында узачак. 
Ифтар ризыгы һәр көнне «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылып, мохтаҗларга өләшү өчен Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, район мөхтәсибәтләренә һәм  мәчет имамнарына тапшырылачак. 

Җыелмаларны әзерләгәндә һәм тапшырганда оештыручылар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен барлык чараларны күрәчәк.

Теләгән һәркем социаль әһәмияткә ия булган бу проекка үз өлешен кертә ала. Акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

VIII Республикакүләм ифтар җомга көнне, 24 апрельдә, уразаның беренче көнендә, әлеге проектның төп оештыручылары — Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Туган авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов һәм «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов катнашында старт алачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса