Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Пасха бәйрәмен өйдә каршыларга туры киләчәк

Митрополит Феофан Татарстан православие вәкилләрен Пасхада өйдә калырга чакырды

Митрополит Феофан Татарстан православие вәкилләрен, коронавирус таралу куркынычы аркасында, Пасхада өйдә калырга чакырды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан митрополиясендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә, 13 апрельдә, ТР Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр, храмнарга баруны тыю турында карар кабул иткән иде.

Идарә итүче архиерей үз позициясен дин тотучыларның, законнарны үтәүче гражданнар буларак, әлеге карарны үтәргә тиешлеге турында аңлатты.

"Сезгә бу турыда сөйләве җиңел түгел, чөнки “Страстная седмица” бара, “Пасха Христова” якынлаша. Әмма коронавирус инфекциясенең таралу куркынычы булу сәбәпле, бу яман эшнең килеп чыгуын булдырмас өчен, без бу моңсу һәм күңелсез көннәрдә һәм Пасханың шатлыклы көннәрендә дә, храмнарга бармыйча, өйдә калырга тиешбез. Бу дин тотучы кеше өчен җиңел түгел, әмма шулай кирәк", - диде митрополит Феофан.

Шул ук вакытта Феофан билгеләп үткәнчә, “Страстная неделя” һәм Пасха төнендә өйдә калу - православие кешесе өчен бу вакытны намазда үткәрү дигән сүз.

«Өегездә калгач, кадерле туганнар, дуслар, бер нәрсәне исегездә тотыгыз: Аллаһы сезнең кайгыгызны күрә, Ул сезнең Аңа һәм Чиркәүгә мәхәббәтегезне күрә. Ләкин безнең Аллаһыбыз - җәзалаучы кылыч түгел, бөтен нәрсәне үзенә сыйдыручы мәрхәмәт. Һәм бу “Страстная седмица” көннәрендә һәркайсыбызга үзенең шәхси тормыш китабын укып, Раббы вәгазьләре белән тормышыбызны чагыштырып карау кирәк һәм, мөгаен, анда күпсанлы тайпылышлар күрербез. Аларны күргәч, тәүбә итәчәкбез һәм алга таба да Аның юллары белән йөрергә вәгъдә итәчәкбез ", - дип өстәде митрополит.

Ул шулай ук руханиларга да мөрәҗәгать итте.

"Без бүген сезнең белән сугышчан постта солдатлар кебек торабыз. Моны аңлап, без бу көннәрдә Казан епархиясенең барлык храмнарында һәм монастырьларында гыйбадәт кылырга, үз мәхәлләбезне рухландырып торырга тиешбез. Махсус пастырь мәхәббәте белән, Аллаһы литургиясенә чиркәүгә килә алмаган һәм үзе, туганнары һәм якыннары турында дога укый алмаган кешеләр өчен Кансыз Корбан китерәчәкбез ", - диде идарә итүче архиерей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса