Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәте зур бәйрәм оештырды

11 август көнне Әлмәт мөселманнары ислам диненең иң изге бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп үтте.

Бу көнне шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә дә вәгазь һәм бәйрәм намазлары узды. Үзәк мәчеттә мөселманнаргаТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мөрәҗәгать итте. Рөстәм хәзрәт бәйрәм вәгазендә билгеләп үткәнчә, корбан чалуның чын мәгънәсе хайван итендә түгел, ә изгелек кылуда, ихлас булуда һәм үз мөлкәтеңне белән Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәргә әзер булуда.

Күркәм традиция буенча гает намазыннан соң корбан чалу йоласы башкарылды. Гадәттәгечә, ул шәһәр мәйданына илтүче юлда кала торган җиһазландырылган махсус мәйданчыкта узды

Быел корбан чалу өчен ветеринария контроле аша узган 1200 сарык кайтарылган, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Төштән соң бәйрәм чаралары Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында дәвам итте. Биредә шәһәр халкы һәм нефть башкаласы кунаклары өчен Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан күңел ачу программасы оештырылган иде. Әлмәт мәчетләре вәкилләре шәһәр халкын кайнар пылау, коймак белән сыйлады. Ә балалар викториналарда катнашып, аттракционнарга билетлар ота алды.

Фото:Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса