Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәте Болгар җыены кунакларын 250 кило бавырсак белән сыйлады

Мәчет рәвешендә өелгән татлы ризыкны Әлмәт икмәк заводы пешергән.

Спас районында оештырыла торган Изге Болгар җыенына Әлмәт районы мөхтәсибәте 250 килограмм бавырсак пешертеп алып килгән. Татар халкының милли тәм-томы белән җыен кунакларын бушлай сыйладылар.

"Без узган ел да мөхтәсибәт үтенече белән Болгарга бавырсаклар пешереп алып килгән идек. Тик аның күләме быелгысыннан ике-өч тапкыр азрак иде", - диде Әлмәт икмәк заводы директоры Рөстәм Латыйпов "Татар-информ"га.

250 килограмм бавырсакны ике көн пешергәннәр. Аны мәчет рәвешендә өеп куйганнар. "Әлмәттән Болгарга алып килү авыр булмады, ә менә бизәү кыенрак эш икән. Мәчет манарасын чәкчәктән өйдек", - дип сөйләде завод директоры.

Изге Болгар җыены кунакларын бавырсак һәм чәкчәкләр белән сыйлар өчен Әлмәт мөхтәсибәтенә химаячеләр ярдәм иткән.
 
Фото: Лилия Гадельшина
https://tatar-inform.tatar

Бүген Спас районында оештырыла торган Изге Болгар җыенына Әлмәт районы мөхтәсибәте 250 килограмм бавырсак пешертеп алып килгән. Татар халкының милли тәм-томы белән җыен кунакларын бушлай сыйладылар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/15/188121/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса