Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Коръәннең «Казан басма»сы хәзер айфонда да бар

Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.

Тәфсир елында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты яңа мобиль кушымта эшләп чыгарып, iOS җайланмаларыннан файдалану өчен Коръәннең электрон версиясен "кертте", дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Әлеге кушымтага нигез итеп – нәзарәттә әзерләнеп бастырылган, Сүриянең вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тарафыннан Халыкара стандартларга туры килү турында Таныклыкка ия булган һәм Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсендә уңай бәяләнгән Коръән басмасы алынган.

Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.

Коръәннең «Казан басма»сы мобиль кушымтасын App Store аша iOSта эшли торган мобиль җайланмаларга урнаштырырга мөмкин. Аны iPhone, iPad һәм iPod touch өчен шушы сылтама буенча урнаштырырга була: https://itunes.apple.com/ru/app/%D0%BA%D1%83%D1%80%D1%8A%D0%B0%D0%BD/id1448097524?mt=8

Киләчәктә Коръәннең “Казан басмасы”н Google play платформасы өчен дә эшләп чыгару ниятләнә.

«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу өстендә дә мөфтият актив эшчәнлек алып бара. Көнчыгышта болай дип әйтәләр: “Коръән Хиҗазда иңгән, Мисырда укылган, Истанбулда язылган һәм Казанда басылган”. Борынгы гыйбарә бүгенге көндә янәдән үз актуальлеген кайтара бара.

 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса