Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Диния нәзарәте «Яшь вәгазьче» бәйгесе игълан итә

Бәйгедә катнашу өчен бары татар телендә язылган вәгазьләр генә кабул ителә.

Татарстан Диния нәзарәте яшьләр арасыннан сәләтле татар мөселман сәнгатьле сөйләүчеләрен ачыклау өчен «Яшь вәгазьче» IV республикакүләм дини бәйге игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс ике турда уза: сайлап алу һәм финал этабы.

Моның өчен татар телендә ирекле темага вәгазь язарга кирәк. Вәгазьне үзең турында мәгълүматлар белән түбәндәге электрон адреска җибәрергә: muslimmol.rt@gmail.com. Эшләрне җибәрү өчен соңгы көн – 2018 елның 10 декабре (17.00 сәгатькә кадәр). Бары татар телендә язылган вәгазьләр генә кабул ителә. Иң яхшы эшләр ачык конкурста катнашу өчен сайлап алыначак.

Конкурсның финал өлеше 2018 елның 26 декабрендә Алабуга шәһәрендә узачак. Чыгыш ясаучылар арасыннан өч җиңүче жюри ярдәмендә ачыкланачак.

Конкурста катнашучыларга вәгазь сөйләр өчен 5-7 минут вакыт бирелә. Ярышта 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кызлар һәм егетләр катнаша ала. Имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр бәйгегә кертелми. Конкурс таләпләре буенча, эшләрдә сүрә исемен күрсәтеп бер Коръән аяте һәм ким дигәндә, чыганагы күрсәтелеп, бер хәдис алынырга тиеш.

 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X