Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан ае Татарстан мәчетләрендә Ураза һәм ифтар мәҗлесләреннән башка узачак

24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.

Ураза гаете уңаеннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте гает намазы турында өстәмә хәбәр итәчәк.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында быел Татарстан мәчетләрендә изге Рамазан ае Ураза һәм ифтар мәҗлесләреннән башка үткәреләчәк. Әлеге карарны ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы кабул итте, дип хәбәр ителә мөфти сайтында.

Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк, диелгән нәзарәт хәбәрендә.

Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде. 24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: дин ураза