Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Балалы хатын алуга ислам дине ничек карый?

Хәзрәткә соравым бар

Улым өйләнү уе белән йөри. Сайлаган яры – ялгызы малай тәрбияләүче ханым. Балалы хатын алуга ислам дине ничек карый микән? Улым үзе биш вакыт намазын укый, дин кушканча яши.

Мөршидә апагыз

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җавабы:

- Бу очракта хатынның баласы малай булуы әйбәт. Кыз булса, балигъ булганнан соң билгеле проблемалар килеп чыгу куркынычы булыр иде. Ир бала булгач, ир-ат аны үстерергә, тәрбияләргә ярдәм итсә, ул аның өчен савап кына булачак. Ислам дине каршы килми.

 

Фото:"Әлмәт таңнары"/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса