Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстанда Covid-19 сәбәпле храмнарга керү рәсми тыелды

Чикләү чарасы санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, дин тотучыларга гыйбадәтханәләргә йөрүне тыю кертелде. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

14 апрельдән һәм Татарстан территориясендә санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, «гражданнар тарафыннан дини биналарга, биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләренә, шулай ук әлеге объектларда үткәрелә торган дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу» тыела.

Тыю руханиларга һәм чиркәүләрнең эшләвен тәэмин итү өчен кирәк булган затларга гына кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса