Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәтнең мөселман мәктәбендә беренче сыйныфка 14 бала кабул ителгән

Быел Әлмәт шөһәренең “Нур” мөселман мәктәбендә 70 бала белем алачак.

"1 нче сыйныфка 14 бала кабул ителде. Бүгенге көндә монда 5 башлангыч сыйныф укытучысы,1 инглиз теле һәм өстәмә белем бирүче 3 белгеч эшли.
Бу сөенечле көнне укучыларны котларга Әлмәт районы имам- мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Сөнгатуллин килде. Ул балаларга алдагы көндә сәламәтлек, тырышлык, иманлы булып зурларны һәрвакыт сөендереп торуларын теләде, әти-әниләргә һәм мәктәп коллективына нәсихәт һәм хәер-фатихасын биреп, бәләкәчләргә алып килгән күчтәнәчләрен үз куллары белән тапшырды
", - дип хәбәр итә мәктәп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса