Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәтендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет Кубогына мини-футбол буенча республика турниры узды

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

Ярышлар Әлмәттә "Алнас" стадионында узды.

Республика турнирында барлыгы 17 команда катнашты. Катнашучылар Алабуга, Бөгелмә, Кукмара, Лениногорск, Зәй, Түбән Кама, Арча, Мөслим, Саба, Азнакай, Чирмешән, Спас, Әгерҗе, Теләче районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, шулай ук күрше Чуаш Республикасыннан килгән иде.

Турнир мини-футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәрелде. Матч 2 таймнан 10 минутка кадәр барды. Командалар 4 төркемгә бүленеп, һәр төркемнән җиңүче билгеләнде. Җиңүче дүрт команда плей-оффта катнашты.

Бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында спортны пропагандалауга, үстерүгә зур игътибар бирә һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе дә, күп кенә спорт чараларында катнашып, республиканың мөселман җәмгыяте өчен үрнәк булып тора. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин турнирда катнашкан өчен кунакларга рәхмәт белдерде һәм әлеге чараны башлап җибәргән Әлмәт командасы уенчыларына рәхмәт белдерде.

Турнирда Бөгелмә районы командасы җиңүче булды, икенче урында – Кама Аланы командасы, өченче урында – Әлмәт шәһәре командасы, дүртенче урында-Саба районы командасы. Аларга акчалата бүләкләр, кубоклар, грамоталар, медальләр тапшырылды. Шулай ук иң яхшы капкачы дип Рузил Сабиров (Кама Аланы) танылды, иң яхшы сакчы – Данияр Идиятуллин (Бөгелмә районы) һәм иң яхшы уенчы – Данияр Раззаков ( Саба районы) булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса