Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә Корбан гаетен бәйрәм иттеләр

20 июль көнне бөтен дөнья мөселманнары ислам диненең иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Гыйд әл-Әдха яки Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Әлмәттә бәйрәм чаралары Коръән укудан башланып китте. Шәһәрнең Үзәк мәчетен төзекләндерү сәбәпле, бәйрәм намазы быел беренче тапкыр ачык һавада - «Алнас» стадионының футбол кырында узды.

Шәһәр мөселманнарын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сөн-гатуллин котлады.

Бәйрәм намазыннан соң барлык теләүчеләр дә корбан чалуга кереште. «Татнефть» ААҖ, муниципалитет җитәкчелегенең, предприятие җитәкчеләренең кайгыртуы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә ел саен корбан чалу йоласын Сабантуй мәйданына баручы юлның махсус булдырылган мәйданчыгында үткәрү традициягә әйләнде. Республика районнарыннан корбан чалу өчен ветеринария контролен узган 1500 дән артык сарык кайтарылды.

Төшке аштан соң бәйрәм чаралары шәһәр паркында дәвам итте. Әлмәтлеләрне һәм кунакларны Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин сәлам-ләде һәм Корбан бәйрәме белән котлады.

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркта үткән күркәм чаралар Әлмәт мөхтәсибәте, «Ансар» хәйрия фонды һәм шәһәр паркы җитәкчелеге тарафыннан оештырылды. Әлмәтлеләрне кайнар пылау, коймак, тәмле туңдырма белән сыйладылар.

Балалар өчен төрле конкурслар һәм аниматорлар катнашында күңелле уеннар оештырылды. Күпләр төрле бүләкләргә һәм парктагы аттракционнардан бушлай файдалану мөмкинлегенә ия булдылар.

Бәйрәм чаралары турындагы фикерләре белән Әлмәт шәһәренең 1 нче мәхәллә имамы Нияз хәзрәт Минсабиров та уртаклашты: «Корбан бәйрәме - ул мөэмин-мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе. Шу-шы вакытта хаҗ йолалары башкарыла. Кызганычка каршы, күпчелек мөселман соңгы елларда хаҗ кылудан мәхрүм. Моңа карамас-тан, Аллаһы Тәгалә хаҗ кыла алмаган кешеләр өчен дә шушы көннәрне бәйрәм итеп үткәрергә кушкан. Корбан бәйрәме - ул туганнарың, дус-ишләрең белән очрашып, аралашып, шатланып үткәрү. Аллаһының рәхмәте белән паркта да шундый матур чаралар үткәрелә. Мондый йолаларның булуы бик кирәк. Мөселманнар өчен дә, мөселман булмаганнар өчен дә шатлык-сөенеч китерә торган чара булып калсын иде».

Күрү сәләтен югалткан мөселманнар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бәйрәм «Ассоль» кафесында дәвам итте. Анда Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин аларга Корбан бәйрәме тарихын сөйләде һәм бәйрәм белән котлады.

Изгелеккә, шатлык-куанычка нигезләнгән әлеге бәйрәм барыбызның да күңелләренә шәфкать, миһербанлылык орлыклары салсын иде.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт СӨНГАТУЛЛИН:

- Хөрмәтле дин кардәшләрем, Аллаһы Сөбхана вә Тәгалә Корбан бәйрәмнәребезне мөбарәк кылсын. Чалынган һәм чалыначак корбанлыкларыбызның әҗерләрен һәм савапларын бу дөньяда һәм ахирәттә күрергә насыйп итсен иде. Хөрмәтле ханымнар, әфәнделәр, хөрмәтле абыйлар, балалар, сабыйлар, бүген безнең өчен зур вакыйга. Әлмәт шәһәре тарихында әле булмагандыр. Бүген гает намазы беренче тапкыр ачык һавада укылды. «Алнас» стадионында халыкның күплеге мине гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Күпме кеше корбанлык чалды. Шушы изгелекләребез сәбәпле, Аллаһы Тәгалә хәерле яңгырларын, аларның шифаларын бирсен иде. Кемнәр бүген афәт булып килгән авыру сәбәпле фани дөньядан бакыйлыкка күчкән, Аллаһы Тәгалә аларның урыннарын җәннәттә кылса иде.

Газиз дин кардәшләрем, бәйрәмнәребез мөбарәк, чалган корбаннарыбыз кабуллардан булсын!

 

 

Энҗе Хәсәншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса