Якшәмбе көнне, 25 июльдә, Русьне чукындыру көненә багышлап, Әлмәттә Хач йөреше узачак.
Хач барышын епископ Мефодий җитәкли.
Хач йөреше 12.00 сәгатьтә Казан кафедраль соборыннан изге апостоллар Петр һәм Павел храмына кадәр дәвам итәчәк.
Соңыннан Православие гимназиясенең 2 корпусы нигезенә истәлекле ташны изгеләндерү булачак.
Бу хакта Әлмәт епархиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.