Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан ае - гафу итү ае

Шуңа күрә тормыш ваклыклары белән моңа кадәр бер-беребезгә булган ачу, үч, нәфрәтләребезне Рамазанның тышында калдырып, бер-беребезне гафу итик.

Моңа кадәр туган-туганы белән, дусты-кардәше белән, гомумән, һәрберебез ниндидер юк-вак сәбәпләр белән араларыбызны өзгән булсак - яңартыйк. Кардәшлек, туганлык, мөселманның бер-беренә булган хакларын, ата-ана хакын, бала хакын, ир-хатын хакын, күршелек хакларын искә алып, хаклыйк.

Кайберәүләребез кемгәдер үпкәләп йөргән булса, ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алыйк. Хәтта безгә ниндидер начарлык эшләгән кешеләр турында да без бу айда яхшы сүзләр генә сөйләргә тиеш. Яхшы сүз сөйләргә көчебездән килмәсә, аларның начар гадәтен әйтми торсак яхшырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса