13 октябрь 2020 яңалыклары
-
Инспектор нәниләргә профилактик әңгәмә үткәрде
Әңгәмәнең максаты - балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән кисәтү.
-
Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнгән
Республика районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә һәм төгәлләнә.
-
Татарстанда су объектларында ноябрьдән патруль төркемнәре эшли башлаячак
Патрульләрнең эше тиешле булмаган урында елга һәм күлләрне аркылы чыгарга омтылучыларны тотуга юнәлдерелә.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике яңа үлем очрагы расланган
13 октябрьгә татарстанлыларның COVID-19дан 92 үлем очрагы теркәлгән.
-
Әлмәттә машина әйләнеп капланган
Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
-
Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә
14 октябрьгә синоптиклар һава торышы нинди булачагын фаразлый.
-
Әлмәт районында фермада кояш энергиясе белән суҗылыткычлар кулланалар
Слесаревлар крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2018 елда «Гаилә терлекчелек фермасы» программасы буенча 1 млн сум күләмендә грант алган.
-
Йорт хайваннарыннан коронавирус инфекциясен йоктыру мөмкинме?
Песи һәм этләргә инфекцияне кисәтү өчен кеше кабул итә торган дарулар бирергә ярамый.
-
Әлмәттә өлкәннәр өчен "балалар бакчасы" эшли
"Демография" милли проекты кысаларында сынау проекты Казанда, Әлмәттә һәм Яр Чаллыда гамәлгә ашырыла. Бездә ул "Ветеран" үзәге базасында урнашкан.
-
Covid-19 инфекциясен кабат йоктырган кеше вафат булган
89 яшьлек Нидерландта яшәүче ханым инфекцияне икенче тапкыр йоктырган булган.
-
3 октябрьгә Татарстанда 34 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
1се – читтән кертелгән, 33е – элемтәле. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.
-
Әлмәткә COVID-19дан вакцинаның беренче партиясе кайтты
«Спутник V» прививкасының 40 дозасы Татарстанга сентябрь аенда китерелгән. Алар Казан, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләренә бүленгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
-
Әлмәттә "ТАБА" яшьләр этно-проектларының акселераторы узачак
Ул 2-4 ноябрьдә үтә, катнашу өчен гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә.