13 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Әлмәтлене Россия Президенты котлады
Мөгезле- Елга авылында яшәүче Зөлфия Шәрифуллина үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Хөрмәт күрсәтеп тәбрикләргә социаль яклау идарәсеннән, ветераннар советыннан, авыл җирлегеннән һәм башкалар да килгән иде. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты да тапшырылды.
-
Казанда "Державин укулары" башланды
КФУ ректоры сүзләренчә, Гавриил Державин белән Казан университеты аерылгысыз.
-
Әлмәттә яңа троллейбус маршрутлары ачыла
Шәһәр үсә, зурая, яңа йортлар төзелә, урамнар, микрорайоннар пәйда була бара. Әлеге күркәм үзгәрешләр алга яңа бурычлар да куя. Җәмәгать транспорты белән тәэмин ителеш – шуларның берсе. Җитәкчелек бу сорауны да чишү җаен тапкан.
-
Кәләй дә яңа биналы булды [+ФОТОЛАР]
Узган ел авыл җирлекләрендә башкарма комитет биналары төзү буенча республика программасы эшли башлаган иде. Ул быел да дәвам итте. Татарстанда агымдагы елда сафка бастырылган 10 бинаның берсе – Кәләй авыл җирлегендә. Бүген аны куллануга тапшырдылар.
-
Татарстан урманнарында янгын куркынычы турында кисәтү игълан иттеләр
Урманнарда янгын куркынычы 14-19 сентябрьгә кадәр сакланачак.
-
Әлмәттә дини викторина җиңүчеләрен игълан иттеләр
Бүген Үзәк мәчеттә «Хаҗ турында беләсеңме?» дини викторинасына йомгак ясалды.
-
Әлмәт пенсионерларын эш ярминкәсенә чакыралар
21 сентябрь көнне сәгать 9:00 дә мәшгульлек үзәгендә пенсия яшендәге әлмәтлеләр өчен эш ярминкәсе оештырылачак.
-
Легендар хоккейчы Вячеслав Быков Әлмәткә килде [+ФОТОЛАР]
Легендар хоккейчы, тренер, 7 тапкыр СССР чемпионы, 5 тапкыр дөнья чемпионы, 2 тапкыр Олимпия чемпионы Вячеслав Быков эшлекле визит белән шәһәребездә кунак булды.
-
Политехникум студентлары – беренче
Дүшәмбе көнне машина йөртүче студентлар арасында «Автосессия-2018» республика бәйгесенең шәһәр этабы булып узды.
-
Туристлардан акча җыю турында закон проекты Дәүләт Думасына быел көз кертелергә мөмкин
Яңа инициатива төбәкләргә туристлык инфраструктурасын үстерү өчен акча бирәчәк.
-
Әлмәт районында җиңел машина "Камаз"га бәрелгән
Юл һәлакәтендә “Рено Меган” пассажиры зыян күрә. Бу хакта Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
-
В Казани открылись «Державинские чтения»
По словам ректора КФУ, Гавриил Державин и Казанский университет неразделимы.
-
Әлмәтлеләр «Халык участковые 2018»не сайлый
Шундый исемдәге бәйге быел Россиядә сигезенче тапкыр үтә. Бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын арттыру, участковыйларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның эшчәнлеге турында уңай иҗтимагый фикер булдыру максатын күздә тотып үткәрелә.
-
Әлмәттә велосипедчыны бәрдергәннәр
12 сентябрь көнне 14 сәгать 20 минутта 8 март урамы, 23 нче йорт каршында 1991 елгы LADA 219010 GRANTA автомобиле йөртүчесе 8 март урамы буенча хәрәкәт иткәндә 2007 елгы велосипедчыны бәрдерә.
-
Әбри Хәбриев белән Фәрит Галиевнең Арчада гектар бәрәңге алу тарихы кайберәүләрнең тынычлыгын боза
Фәрит Галиев студент чактагы хатирәләре белән бүлешә. Үзенең инстаграм битенә ул курсташлары белән басуда колхоз бәрәңгесе чүпләгәндә төшкән фотоны керткән.