Әлмәт таңнары

Әлмәттә яңа троллейбус маршрутлары ачыла

Шәһәр үсә, зурая, яңа йортлар төзелә, урамнар, микрорайоннар пәйда була бара. Әлеге күркәм үзгәрешләр алга яңа бурычлар да куя. Җәмәгать транспорты белән тәэмин ителеш – шуларның берсе. Җитәкчелек бу сорауны да чишү җаен тапкан.

Шәһәр үсә, зурая, яңа йортлар төзелә, урамнар, микрорайоннар пәйда була бара. Әлеге күркәм үзгәрешләр алга яңа бурычлар да куя. Җәмәгать транспорты белән тәэмин ителеш – шуларның берсе. Җитәкчелек бу сорауны да чишү җаен тапкан. 
Троллейбус экологик яктан иң чиста транспорт чарасы санала. Ләкин аны барлык урамнарга да җибәреп булмый – махсус электр линиясе кирәк. Казанышлар бер урында таптанмый. Хәзер күпмедер араны электрдан башка үтә ала торган троллейбуслар да җитештерелә. Район җитәкчелегенең игътибары нәкъ аларга төшә дә. Бәйрәмнәр тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәргә 10 яңа, заманча троллейбуслар алу өчен район башлыгы Айрат Хәйруллинга сертификат тапшырды. – Без моңа бик шатландык, әлбәттә. Бүген машина паркында 40 троллейбус бар. Аларның 14 ен гамәлдән чыгарабыз. Кузовлары черегән, ишекләре дә юньләп ябылмый. Тукталыш аралары 350 метр чамасы гына булгач, пассажирлар кергән-чыккан арада салон кышкы салкын көннәрдә тиз суына, икенчесенә кадәр җылынып өлгерми иде. Хәзерге троллейбусларның мичләре заманча, –диде «Әлмәт транспорт идарәсе» муниципаль унитар предприятиесе директоры вазифаларын башкаручы Илдус Мәсләхов. 
Дөрес, транспорт паркы әледән-әле яңарып тора. Мисал өчен, 2013 елда 10, 2015 елда 5 троллейбус сатып алынган. Аларының электр җиһазлары да башкачарак, двигательләре дә экономиялерәк. Эчтә кондиционерлар эшли. Дүрт күз белән көтелгән яңалары тагын да уңайлырак булачак. Иң зур өстенлеге – аларның автоном режимда эшләве. 

Бу троллейбуслар электр энергиясез 15 километр бара ала. 
– Контаклы челтәр төзү нык кыйммәт. Әлеге троллейбуслар челтәр булмаган урамнар буенча да йөри ала. Беренче итеп аларны ихтыяҗ күп булган «Яшьлек» һәм «Көнбатыш капка» микрорайоннары буенча җибәрергә планлаштырабыз. Мисал өчен, троллейбус челтәр буенча Ленин урамы-Зарипов проспекты боҗрасына кадәр килә дә, аннан штангаларын төшереп Зарипов проспекты-Шевченко урамы боҗрасына юл тота һәм шулай Шевченко урамы буйлап хәрәкт итә. Төзүчеләр проспектында янәдән челтәргә тоташачак. Үткәргечтән барганда аккумуляторлар энергия туплый, – дип аңлатты безгә Илдус Вәлитович. 
Яңа троллейбусларның икенче өстенлеге аларның туктаусыз хәрәкәт итә алуында. Башка машиналар белән юл-транспорт вакыйгалары булганда бүген еш кына алар артыннан баручы троллейбусларга туктап, ЮХИДИ хезмәткәрләре килүен, аларның документлаштыруын яисә ярдәмгә «КамАЗ» машинасы килүен көтеп торырга туры килә. Транспорт озак күренмәгәч, тукталыштагы кешеләр да ризасызлыкларын белдерә башлый. Автоном режимдагылар исә юлдагы киртәне үзләре дә әйләнеп үтә алачак. Өченче өстенлеге – электр энергиясен 30-35 процентка экономияләргә мөмкинлек бирүләрендә. Тавышсыз компрессор, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә троллейбуска керү өчен уңайлык һәм башкалар – һәммәсе дә пассажирлар мәнфәгате искә алып эшләнгән. 
Киләчәктә бу троллейбусларны яңа маршрутлар буенча да җибәрәчәкләр. Барысы да пассажирлар агымыннан тора. Моны белү өчен башта маршрут сыналачак, әлбәттә. Шулай ук аккумуляторларның күпмегә җиткәнен дә караячаклар. Бүген рейска һәркөнне 27 троллейбус чыгарга тиеш. Яңа маршрутлар ачылгач, аларның саны тагын да артачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: