Әлмәт таңнары

Әлмәтлене Россия Президенты котлады

Мөгезле- Елга авылында яшәүче Зөлфия Шәрифуллина үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Хөрмәт күрсәтеп тәбрикләргә социаль яклау идарәсеннән, ветераннар советыннан, авыл җирлегеннән һәм башкалар да килгән иде. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты да тапшырылды.

. Сөйләр истәлекләре күп тыл хезмәтчәненең. Сугыш вакытында 12 яшьлек Зөлфияне хат ташучы итеп билгелиләр. 
– Өчпочмаклы хатларны, фронттан җибәрелгән кәгазьләрне күп ташыдым. Ирләре, әтиләре, уллары һәлак булу турындагы шомлы хатларны тапшырудан да авыры юк иде. Бу елларда эскерт асларыннан бөртек ашап үлүчеләр дә байтак булды. Дүртәр кешене бер кабергә салгаладылар. Бер үсмернең «әни, әни» дип ачыргаланып елаганы әле дә күз алдында. Бу минутларда аның әнисенә кабер казыйлар, ә үзен ФЗӨгә озаталар иде, – дип сөйләде ул хатирәләрен яңартып. 
Кайгылы хат аларның гаиләләренә дә килә. Абыйсы Гафурның һәлак булуы турындагы кәгазьне әле дә саклый Зөлфия әби. Сугыш чорында үсмер кыз Зөлфиягә санитарка да булып эшләргә, үгезләр дә җигәргә туры килә, авыр эш дип тормый, кая кушалар, шунда йөгерә. Буш арада әтисенә итек басыша. «Бер пар итек басмыйча клубка чыкканым булмады», – ди Зөлфия әби. Умартачылыкка укып кайтканнан соң умарталар да карый әле кыз. Әлмәт районында элек Нариман авылы да була. Шушы авылның ятим егетенә кияүгә чыгып, Зөлфия бирегә күчеп килә. Сафиулла да үзе сыман эшсөючән булып чыга. 
– Бик сабыр иде. Рәхәт яшәдек. Тик баштарак ачлык кына үзәккә үтте. Шулай да әтиләргә авыр яшәгәнне белгертмәдем. Шунысы истә калган, кече малай кура җиләге җыеп, аны саткан акчага апалар янына Сарапулга китте. Аны озаткач, әткәйләргә бардым. Плитә өстендә күмәч күреп, түзмичә елап җибәрдем. Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә менә шул икән ул. Әнигә өч көн ач торганны әйтергә мәҗбүр булдым. Әткәй мине бик ярата иде. Интексәң, алып кайтам дип торды. Шөкер, аларына да түздек. 4 бала үстердек. Тырыш, тыңлаучан, хезмәтсөючән булдылар. Бикәсаздан мәктәптән туп-туры чөгендер басуына кайталар иде. Бригадир синең балаларың тырыш, фәләннең дә нормасын эшләгез инде дия иде. Балалар беркайчан да ник аласың дип каршы төшмәде. Кешеләр бер норманы тутырганчы, без икене төгәлли идек. Аның каравы күбрәк норма эшләгәч, акчасын да күп түләделәр, балаларга ни кирәк шуны алдык,– боларны сөйләгәндә Зөлфия әбинең күзләренә яшьләр килде. 
Әтисе гүр иясе булгач, аның итек басу коралларын алып кайтып, киез итекләре белән якын-тирә авылларны да тәэмин итә әле ул. Әйбер юк дип аптырап тормый, үзенә дә, балаларына да киемнәр тегә. Колхоз эшеннән соң өйдә 26 баш сарык, 3-4 сыер, атлар, кош-кортлар көтеп тора. Сафиулла абзый белән 60 елга якын тату гомер кичерәләр. Ире бакыйлыкка күчкәч, әнисе янына кызы Нәфисә күчеп кайта. 
– Әни әле дә тик тормый, бакчада эшли. Бәрәңгеләр күмешә, суганнар утый. Гәҗит-китаплар укырга ярата. 90 яшендә дә күзлексез укый ул. Һаман да аннан киңәшләр сорыйбыз. Биш вакыт намазын калдырмый, Уразаны көтеп ала, – диде әнисе турында Нәфисә апа да. 
Яши торган йортларының һәр почмагы кадерле Зөлфия әбигә. Аны алар Сафиулла абзый белән икәүләшеп 1959 елда ук җиткергәннәр. Бу вакытта билсез калган ире тезләнеп агач кисә, ә ул авырлы килеш арба күчәренә басып ат белән бүрәнә ташый. Бакчалары, ишегаллары шау чәчәктә булган йорт бүген дә нур чәчә. 

  • – Тормышта төрлесен күрергә туры килде. Бер улымны җирләдем. Шулай да мин бик бәхетле кеше. Чөнки мин ялгыз түгел. 10 оныгым, 11 оныкчам бар. Балаларым һәрвакыт янәшәдә, алар белән горурланып, тырышлыкларына куанып яшим. Кызым Нәзирә көн дә хәлемне белә, Нәфисә авылны староста буларак тәртиптә тота, остабикә дә әле ул безнең, улым Марсель Мөгезле Елганы төзекләндерүдә зур өлеш кертә, бәйрәмнәр оештыра, – дип куана Зөлфия әби. 
    Зөлфия әби белән аралашу бик рәхәт. Җор телле, мәкаль-мәзәкләрне күп белә. Мөнәҗәтләр, шигырьләр дә чыгара икән әле ул. 
    «Пәйгамбәрнең шәфәгатен 
    Насыйп итче безләргә. 
    Иман белән тынычлык 
    Булсын безнең өйләрдә», – дип яза «Безнең авыл» шигырендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: