Әлмәт таңнары

Әлмәт районында җиңел машина "Камаз"га бәрелгән

Юл һәлакәтендә “Рено Меган” пассажиры зыян күрә. Бу хакта Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 11сентябрь 16 сәгать 20 минутта Казань-Оренбург юлының 265 нче километрында була. Әлегә булган мәгълүматлар буенча, 39 яшьлек автомобиль йөртүче хатын-кыз шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче "КАМАЗ"га бәрелә. Нәтиҗәдә җиңел машина әйләнеп каплана.Авариядә 33 яшьлек “Рено” пассажиры зыян күрә.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: