Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә дини викторина җиңүчеләрен игълан иттеләр

Бүген Үзәк мәчеттә «Хаҗ турында беләсеңме?» дини викторинасына йомгак ясалды.

 Аны «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе белән берлектә Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте уздырган иде. Викторинада шәһәр халкы да, авылларда яшәүчеләр дә актив катнашты. Комиссия бәйгегә юлланган җавапларның тулаем төгәл, тирән булуын билгеләде. Сорауларга аеруча да тәфсилле җаваплар язган Резедә Рафикова (Мәмәт авылы) белән Вәсилә Вәлиева (Әлмәт) викторина җиңүчеләре дип игълан ителде. Аларга Үзәк мәчет каршындагы кибетләргә сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса