11 апрель 2019 яңалыклары
-
Аларның балачаклары тоткынлыкта узган
Бүген фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.
-
Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – бүген оныклары Хафизның туган көне икән. Моннан нәкъ 3 ел элек кызлары Динара аларга сөекле онык бүләк итә. «Син балдан татлы балабызның баласы», – дип матур теләкләрен җиткерә әбисе кечкенә Хафизга.
-
Әлмәт укучыларын гаилә кыйммәтләре белән таныштырдылар
«Татарстан - тормыш өчен» бала тууга ярдәм итү региональ программасы кысаларында 9 апрель көнне 25 нче мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрелде.
-
Әлмәттә срогы чыккан сыра саталар
Әлмәттә сыра сатуда җитди җитешсезлекләр булган ике зур очрак ачыкланды.
-
Әлмәтнең бер клубын ябалар
Әлмәт прокуратурасы суд аша “Биг-бар” караоке-клубын яптыруны иреште.
-
Фәймәнең «Күңел дәфтәре»
Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикморатова мәртәбәле кунаклар, республикабыз театрларыннан килгән коллегалары, туганнары, тугры тамашачылары түгәрәгендә күркәм юбилеен билгеләп үтте.
-
Казанда полилингваль мәктәп укучылары испан, кытай, гарәп һәм төрек телләрен өйрәнәчәк
Татарстанда рус, татар һәм инглиз телләрендә укыту буенча полилингваль белем бирү комплекслары челтәре булдырыла.
-
Айрат Хәйруллин: «Тамырларны югалтырга ярамый»
Элек «үстергән дә безне чын дуслык, көч биргән дә безгә чын дуслык, дуслык булса яшәр гомергә бөтен җир шарында тынычлык» дип җырлый идек. Бүген бу җыр башкарылмаса да, төрле милләтләрнең үзара дус-тату мөнәсәбәттә булуы зур әһәмияткә ия. Әлмәттә 70 тән артык милләт вәкиле яши. Телләр, гореф-гадәтләр, милли мәдәни мирасны саклау өчен максатчан эш алып барыла. 24 нче мәктәп базасында узган милләтара һәм конфиссияара мөнәсәбәтләргә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә әлеге эшчәнлеккә бәя бирелде.
-
Әлмәт районында язгы кыр эшләре башланды
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен хәлиткеч чор килеп җитте. Язның бер көне ел туйдырганын мул уңыш алырга теләүчеләр яхшы аңлый. Токарликов исемендәге хуҗалык язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрде.
-
Закир Шәрипов никах барлык шаһитлар алдында укылырга тиеш дип саный
Белгеч фикеренчә, никахлашуны туганнар, якын кешеләрнең дә белүе шарт.
-
Һава торышы бозылу сәбәпле, «Аэрофлот» Казанга һәм Чаллыга рейсларны кичектергән
Шереметьеводан Россиянең төрле шәһәрләренә 11 рейс кичектерелгән.
-
Данир Сабировның сәламәтлеге какшаган
Данир Сабиров – күпкырлы сәләт иясе: оста пародист, алып баручы, шәп биюче һәм җырчы да... Халык аның концертларын көтеп ала, яратып карый.
-
Әлмәттә үзенчәлекле йөзүчеләр ярышты
Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр итаҗы үзәгендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында йөзү беренчелеге узды.
-
ЮХИДИ штрафларны ташлама белән түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте
Шулай ук тизлекне сәгатенә 20-40 километрга арттырган өчен түләүләр суммасы шактый артырга мөмкин.
-
Әлмәттә 8 яшьлек баланы бәрдергәннәр
10 апрель көнне 14 сәгать 20 минутлар тирәсендә Төзүчеләр проспектындагы 68 нче йорт каршында юл һәлакәте була.