Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә үзенчәлекле йөзүчеләр ярышты

Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр итаҗы үзәгендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында йөзү беренчелеге узды.

Биредә  шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 9 яшьтән алып  15 яшькә кадәрге  70 спортчы катнашты. Йөзүчеләр алдында 25 метрлы дистанцияне ирекле стильдә йөзеп чыгу бурычы куелган иде.

Ярышлар яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә терәк-хәрәкәт авыруларыннан интеккән, күрү һәм ишетү проблемалы һәм гомуми авырулар буенча инвалидлык алган катнашучылар төркемнәренә бүлеп уздырылды.

Әлеге төр ярышларда алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуны оныта. Беренче планга рух көче һәм җиңү теләге чыга. Ә югары нәтиҗәләргә ирешү аларга үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.

Спорт чарасы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса