Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Айрат Хәйруллин: «Тамырларны югалтырга ярамый»

Элек «үстергән дә безне чын дуслык, көч биргән дә безгә чын дуслык, дуслык булса яшәр гомергә бөтен җир шарында тынычлык» дип җырлый идек. Бүген бу җыр башкарылмаса да, төрле милләтләрнең үзара дус-тату мөнәсәбәттә булуы зур әһәмияткә ия. Әлмәттә 70 тән артык милләт вәкиле яши. Телләр, гореф-гадәтләр, милли мәдәни мирасны саклау өчен максатчан эш алып барыла. 24 нче мәктәп базасында узган милләтара һәм конфиссияара мөнәсәбәтләргә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә әлеге эшчәнлеккә бәя бирелде.

Шәһәрдә Татарстан халыклары ассамблеясы вәкиллеге, азәрбайҗан, әрмән, таҗик, үзбәк-кыргыз диаспоралары эшли. Алар һәм башкалар да түгәрәк өстәл артында сөйләшү чарасына ныклап әзерләнгәннәр иде. Бирегә килүчеләр игътибарына милли ашлардан, кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр, җыр-биюләр тәкъдим ителде.

Әлмәттә төпләнеп яшәүче милләтләрнең барысының да балалары шул ук бакчаларга, мәктәпләргә йөри, урамда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, төрле түгәрәкләрдә башкалар белән русча аралаша. Әмма алар туган телләрен дә яхшы белә, татарча да сөйләшә. Азәрбайҗан һәм әрмән диспорасы балалары өчен 24 һәм 16 нчы мәктәпләрдә якшәмбе туган телләрендә укытуын да оештырды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә килгән район башлыгы Айрат Хәйруллин башкаларга да мондый якшәмбе мәктәпләре оештырырга киңәш итте.

- Без бина, хәтта кирәк булган дәреслекләр белән тәэмин итәргә дә әзер. Минем карашка, бу якшәмбе мәктәпләре - традицияләрне саклауда мөһим элемент. Тамырларны югалтырга ярамый. Һәр милләтнең үзенең кабатланмас мәдәнияте бар, - диде ул сөйләшүне ачып.

Билгеләп үтелгәнчә, Әлмәттә телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча 2015-2020 елларга муниципаль программа расланган. Шулай ук районда 2018-2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру турындагы программа, комиссияләр эшли. 39 мөселман, 15 христиан динендәге оешма теркәлгән. Узган ел сентябрьдә шәһәрдә эшли башлаган дини компонентларга ия «Нур» мәктәбе һәм Әлмәт епархиясе каршындагы гимназиягә тукталып, район башлыгы мондый мәктәпләр ачу тәҗрибәсенең Татарстанда беренче булуын искәртте.

- Безнең бурыч килешеп яшәүне, бердәмлекне саклаудан һәм аларны тагын да ныгытудан гыйбарәт. Шәһәрдә һәм районда милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, толерантлык булдыруга, төбәктә яшәүчеләрнең традицияләрен саклауга, популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар күп уздырыла. Аларның максаты - яшьләрнең үзара тату булып, туган телләрен белеп үсүләренә ирешү. Бу үз чиратында шәһәрнең уңышлы үсеше нигез дә булып тора, – диде Айрат Хәйруллин чыгышында.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин сөйләшүне дәвам итеп, төбәктә туган телдә белем алу өчен барлык шартлар тудырылуын әйтте. 64 мәктәпнең 15 ендә татар телендә, 5 есендә чуваш этнокультуралы компонет белән укыйлар, Югары Акташта мордва теле фән буларак керә. 90 мәктәпкәчә учреждениенең 25 е милли бакча статусына ия. Аларда 2475 бала тәрбияләнә.

Диаспоралар шәһәр һәм район тормышыннан читтә калмый, шимбә өмәләрендә, хәйрия акцияләрендә һәм башка чараларда да актив катнаша. Бу хакта чыгыш ясаучылар да, Татарстан халыклары ассамблеясының Әлмәттәге вәкиллеге директоры Фикрәт Бакиров та искәртте. Очрашуда Яшьләр ассамблеясы филиалы эшчәнлеге дә бәян ителде. Район башлыгы диспораларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мисал өчен, Әлмәттә Халыклар дуслыгы йорты ачу турында күптәннән сүз бара. Бинасы да билгеле инде.

- Аның буенча халык тыңлаулары да уздыру кирәк. Сез бу йортны ничек итеп күрәсез, нәрсә кирәк, нинди үзенчәлекләргә игътибар итү зарур, боларның барысын да ишетү әһәмиятле, - дип аңлатты Айрат Ринатович.

Миграция белән бәйле сораулар да тикшерелде. Азактан нәшатлыларга бүләкләр тапшырылды.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларның милли составы:

Татарлар – 45,69 %, руслар 33,28, чувашлар 1,69, мордвалар – 0,29, үзбәкләр 1,22, азәрбайҗаннар 0,62, таҗиклар – 0,87, әрмәннәр – 0,28, украиннар - 0,19, башкортлар - 0,08, башка милләтләр – 0,48, катнаш никах балалары 15,32 % тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса