Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фәймәнең «Күңел дәфтәре»

Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикморатова мәртәбәле кунаклар, республикабыз театрларыннан килгән коллегалары, туганнары, тугры тамашачылары түгәрәгендә күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Зал тутырып килгән тамашачы бу көнне Фәймә Бикморатованың балачагыннан алып бүгенге көнгәчә җыелган күңел кичерешләрен, уй-фикерләрен, хыялларын, гомер юлын барлады, күзәтте, тыңлады, «аһ» итте, сөенде, алкышларга күмде. Баксаң, артистка мәктәп елларыннан ук көндәлекләр алып барган икән. Аның кайбер битләрен юбилей кичәсендә тамашачы да «укый » алды. Төрле рольләрдә, төрле образда, төрле халәттә сәхнәдә күрергә күнеккән артистка әнә шулай пәрдә артындагы тормышының бер читен дә ачты: гомер юлы бер үк вакытта кызыклы, күңелле вакыйгаларга да бай, язмыш тарафыннан сыналу, зур югалтулар ачысына буялган бәхетсез көннәре дә булмаган түгел. Туган авылының һәр тыкрык-сукмагын, чишмә буйларын, газиз әти-әнисен, туганнарын, ак томаннар артында калган балачагын, яшен тизлегендә узып киткән яшьлеген, театрдагы беренче омтылышларын ул сагынып та, моңсуланып та, хисләнеп тә хәтерендә яңартты. Тамашачы бер мизгелдә уйларында гына Арча якларында йөреп, Казан урамнары, театр училищесы коридорлары буенча сәяхәт кылып, бер төркем артистлар белән Әлмәткә кайтып төште...

14 балалы гаиләдә 12 нче кыз булып дөньяга килгән Фәймә Бикморатова туганнары арасында шук, шаян, телгә оста булуы белән аерылып тора. Шуңа да аның сәнгать юлын сайлавы юкка түгел. Кыйбласының дөреслеген ул Әлмәт драмтеатрына килгәч үк дәлилли: янып-көеп, бер-берсен кабатламаучы образлар иҗат итә, тамашачы мәхәббәтен яулый, дан казана.

Гомер бәйрәме белән котларга сәхнә түренә күтәрелгән һәркем Фәймә Бикморатованың ялкынланып иҗат итүен, риясыз, ярдәмчел булуын, ышанычлы туган да, дус та, сердәш тә булуын билгеләде. Арчадан килгән якташлары горурланып, Камал, Минзәлә, Яр Чаллы, Бөгелмә, Уфаның «Нур» театрыннан килгән хезмәттәшләре сокланып, бертуганнары уңышларына сөенеп, дуслары мактап, якын итеп сөйләде. Тормыш иптәше, балалары газиз кешеләренә чиксез яратуларын җиткерде.

- Халкыбызга төп кыйммәтләрне җиткерүче, талантлы, акыллы, юмарт һәм батыр да син! Балаларың, гаиләң хакына театрдан аерылып тору һәркемгә дә бирелми. Бу – батырлык! 14 елдан соң кабат яраткан эшеңә кайтуың бик дөрес адым булган. Безнең барлык теләкләребезне күңел дәфтәреңә теркәп куй, алар тормышка ашсыннар! – дип теләде юбилярга театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Димәк, «Күңел дәфтәре» дәвамлы булачак.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛИНА

Сергей Котов фотолары

P.S. «Күңел дәфтәре» дип үтә дә җылы, матур исем астында юбилей кичәсен куйган, санаулы вакыт аралыгында артистканың тормышын, иҗатын тамашачыга җиткерү алымнарыннан оста файдаланган театр режиссеры Ильяс Гәрәев һәм үз чыгышлары белән бәйрәмне бизәгән театр артистлары һәрвакыттагыча иң югары мактау сүзләренә лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса