Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Закир Шәрипов никах барлык шаһитлар алдында укылырга тиеш дип саный

Белгеч фикеренчә, никахлашуны туганнар, якын кешеләрнең дә белүе шарт.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең кече фәнни хезмәткәре Закир Шәрипов никахны барлык шаһитлар алдында уздыруны шарт дип саный. Бу хакта ул "Шәриат эзләре буенча" дип аталган лекториясеннән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Никахта кимендә биш кеше катнашырга тиеш: никахны укучы, кызның ышанычлы кешесе, ике шаһит һәм кияү егетнең өлкән туганы яки әтисе. Шаһитларның ике балигъ булган ир-ат затыннан һәм мөселман булулары шарт”, - диде ул.

Закир Шәрипов сүзләренчә, бу шартлар үтәлеп тә, никах турында туганнар, башка якын кешеләр белмәсә, әлеге никахны уздыру макрух (тыелмаган гамәл) булып санала. “Никах яшерен укылмаска, барлык шаһитлар булганда укытылырга тиеш. Бу турыда Имам Мәлик мәзхәбендә дә әйтелә”, - диде ул.

Фәнни хезмәткәр никахны шаһитлар алдында укылуны сөннәт гамәл дип саный. “Әгәр никах турында күп кеше белмәсә, хатын белән ирне гаепләргә мөмкиннәр”, - диде ул.

“Никахлашучыларның сөт аналары бер үк була ала, ләкин никахны яшереп үткәреп, үзләре бу турыда белми калырга да мөмкин. Шуңа күрә бу очракта имезүче хатын балаларның исемнәрен, адресларын үзенә теркәп барырга тиеш. Чөнки бер үк сөтне ашаган кешеләр сөт буенча туганнар булып санала”, - диде Закир Шәрипов.

 

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса