10 июль 2019 яңалыклары
-
2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән
Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.
-
Партия үз кандидатларын билгеләде
ТР Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән депутатлыкка кандитатларның республика исемлеген теркәде.
-
Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
2019 елда республикада барлыгы 942 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт узарга тиеш.
-
Алсу Фазлыева: «Ашый-ашый ябыктык»
Сылу буй-сынлы ханымнарны, туташларны күргәч, кайчак үзең дә сизмәстән: «Болар я ашамый-эчми, һава гына сулап тора, я диетада инде!» – дип куясың. Шулчак башта яшен тизлеге белән киләсе дүшәмбедән ябыга башларга кирәк дигән фикер сызылып үтә. Йөз дә беренче кат! Шуңа да карамастан үзеңне бу юлы моның тукран тәүбәсе генә булып калмаячагына ышандырасы килә. Әнә бит кешеләр үзләрен «җиңә» – мин кемнән ким дисең. Мондый ниятең булу «250 ел элек кабул ителгән калория теориясе эшләми», – дип лаф орудан, фастфуд корбаны булып калудан мең тапкыр хәерлерәк. Эшне нидән башларга соң? Дөрес, башка тай типмәгән, кайбер чит ил җырчылары кебек бил ясыйм дип кабырга алдырмыйсың инде. Үлчәүнең бер ягында кеше өчен иң кадерле булган сәламәтлек торса, 90х60х90 үлчәменә җитмәсәң дә, нәтиҗәсе булмый калмас. Татар эстрадасының танылган артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевларның тәҗрибәсе дә шуны раслый.
-
Әлмәт районы аграрийларын бәйгедә катнашырга чакыралар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу бәйгесенең икенче этабы башланып китүне игълан итә.
-
Әлмәттә ТР Чемпионаты матчы узды
Бу юлы Әлмәтнең “Нефтеград” командасы белән Түбән Кама шәһәренең “Нефтехимик” командасы очрашты.
-
Петуния шау чәчәктә утырсын, дисәгез...
Моның үзенең сере бар.
-
Россиядә яңа төрле светофорлар барлыкка килә?
Аларның лампасы кызыл, сары һәм яшел төсләр өлешен тулысынча алып торачак.
-
Фәйзуллин йөзүләре быел кайда уза?
«Фәйзүллин йөзүләре» журналистлар, язучылар, иҗат әһелләре арасында көтеп алынган бәйрәм.
-
Әлмәттә КАМАЗ белән җиңел машина бәрелешкән
9 июль көнне 21 сәгать 30 минутта Шевченко урамында урнашкан 25а\1 йорты каршында юл һәлакәте була.
-
Салават Фәтхетдинов белән Венера Ганиева дуслашканнар?
Халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиева арасыннан кара мәче үткән иде.
-
Луиза Хәйруллинаның ире барысын сөйләде
25 млн сумнан артык акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаның ире «Беренче канал» га биргән интервьюда аны банктан акча алырга мәҗбүр итүен белдерде.
-
Әлмәтнең бер йортына “чигү чигәләр”
21 июльдә Әлмәттә Испан рәссамы Ракель Родриго башкаруындагы өч үлчәмле төсле инсталляция барлыкка киләчәк.
-
Әлмәттә җәяүле тәгәрмәч астына эләккән
9 июль көнне кичке унынчы яртыларда Әлмәт-Урсала юлының 2 нче чакрымында юл һәлакәте була.
-
Җәйге “Мәдәни мохит” кунакка чакыра
Бу ялларда "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты "ЧПларсыз узсын җәебез! темасына мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.