Әлмәт таңнары

Әлмәттә җәяүле тәгәрмәч астына эләккән

9 июль көнне кичке унынчы яртыларда Әлмәт-Урсала юлының 2 нче чакрымында юл һәлакәте була.

Башлангыч мәгълүматлар буенча Лада ПРИОРА автомобиле йөртүчесе шул ук юнәлештә машина юлыннан баручы ир-атны бәрдерә.

Җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ул тән җәрәхәтләре ала һәм аны медсанчастьның травматология бүлегенә озаталар.

Фото:Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: