Әлмәт таңнары

Партия үз кандидатларын билгеләде

ТР Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән депутатлыкка кандитатларның республика исемлеген теркәде.

Теркәлү узган кандидатларга билгеле бер үрнәктәге таныклыклар биреләчәк.

Бүген мондый депутатлыкка кандидатлык таныклыгын “Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкиле  Юрий Камалтынов алды.

Партиянең төбәк бүлеге исемлегендә 55 кеше бар.

Реклама

 Кандидатлар исемлеге 20 июньдә  узган “Бердәм Россия” партиясенең Татастан бүлеге конференциясе катнашучылары  тарафыннан расланып, 28 июнь көнне Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылган

Кандидатлар исемлегенең Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокуклары турында Федераль Закон таләпләргә туры килүе тикшерелде.

- Без җиңүгә ышанабыз. Алдан тавыш бирү барышында ук без кешеләрнең кандидатларны сайлауда актив тавыш бирүләрен күрдек, - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

VI чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә булачак.

Фото: Пресс-служба ЦИК ВПП "Единая Россия"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: