Әлмәт таңнары

Әлмәттә КАМАЗ белән җиңел машина бәрелешкән

9 июль көнне 21 сәгать 30 минутта Шевченко урамында урнашкан 25а\1 йорты каршында юл һәлакәте була.

 

Реклама

КАМАЗ белән идарә итүче Төзүчеләр проспекты буйлап Шевченко урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә светофорның рөхсәт ителгән төсе януга карамастан, сулга борылганда өстенлек бирми һәм Лада Калина машинасы белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән җиңел машинаның шоферы медсанчастька озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: