Әлмәт таңнары

Әлмәт районы аграрийларын бәйгедә катнашырга чакыралар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу бәйгесенең икенче этабы башланып китүне игълан итә.

Гаризалар һәм тиешле документлар  Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, 309  нчы кабинет адресы буенча агымдагы елның 10 июленнән алып 8 августына кадәр кабул ителәчәк.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында тулырак мәгълүмат биредә урнаштырылган: http://agro.tatarstan.ru/rus/2018-2567337.htm

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: