Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Татарстанда Бөек Ватан сугышы катнашучыларына 100 әр мең сум биреләчәк

Татарстанда яшәүче барлык Бөек Ватан сугышы катнашучылары Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан федераль һәм төбәк түләүләрне исәпкә алып бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум акча алачак.

Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Балтач районында халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.

 Федераль түләүләргә өстәмә рәвештә Президент тарафыннан  сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләргә 25 әр мең сум күләмендә республика түләүләре турында карар кабул ителде.

Моннан тыш, федераль түләүләргә өстәмә рәвештә  тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына  5 әр мең сум биреләчәк.

Фото:архив/Михаил Захаров

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса