Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә Җиңү көненә әзерлек

Әлмәттә Җиңү көне уңаеннан бәйрәм рухы тудыру буенча әзерлек эшләре дәвам итә.

Ленин урамы-Төзүчеләр проспекты боҗрасында «Мәңгелек ут» конструкциясе урнаштырыла, «Каракүз» скверын, Ленин урамын флаг конструкцияләре, баннерлар белән бизәү планлаштырыла. Яшьләр үзәге каршында, Чехов-Ленин киселешендә дә «9 Май» тематикасында бизәлеш көтелә. Төзүчеләр проспектыннан алып Чехов урамына кадәр тавыш көчәйткеч система урнаштыру күзаллана. Барлыгы 48 колонка Җиңү көненә багышланган язмаларны урамнарга яңгырата.

Драмтеатр бинасы артында Геройлар истәлегенә мәйданчык булдырылып, анда «Җиңү» арт-объектлары кую ниятләнә. Ул сугыш геройлары белән таныштыруны үз эченә ала.

Әлмәтнең 5 легендар шәхесе: Никита Токарликов, Мотыйк Әхмәдуллин, Корбан Темиргалиев, Гарафетдин Салахетдинов, Михаил Алаевларның хәрби батырлыклары, сугыштан соңгы тормышлары белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Шунда ук герой-шәһәрләргә багышланган 13 конструкция, «Җиңүнең бөек маршаллары»на багышланган 14 арт-объект та булачак.

Быел Җиңү парады кичектерелде, 9 Май көнне шәһәрдә һәм авылларда аз составта һәйкәлләргә чәчәкләр салу гына планлаштырыла. Зәңгәр экраннар аша район башлыгы Тимур Нагуманов бу көнне әлмәтлеләргә котлауларын да ирештерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса