Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә ветераннар арасында бильярд буенча турнир уза

Ярышлар Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге ярдәме белән шәһәр Ветераннар советы инициативасы белән оештырылды.

Җиңү көненә багышланган турнирда пенсионерлар, хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре катнаша.


Бильярд - популярлыгы өзлексез үсә торган уен. Шуңа күрә ул беренче булып «Өченче буын» спартакиадасы программасына кертелде. Турнир, кагыйдә буларак, өч яшь категориясе арасында уза. Быел ул шәһәребезнең һәм районның иң актив бильярд ветераннарын җыйды. 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында-фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре. Алар арасында – сугышта катнашучы, бильярд фанаты, турнирларда күп тапкырлар җиңүче, орден иясе Анатолий Соколов та бар.


Уенны ачып, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов катнашучыларга кызыклы ярышлар, киеренке көрәш, гадел җиңү теләде. Баш хөкемдар - «Татнефть» спорт комплексының ветераннар советы рәисе Равил Писаренко бильярдны сәнгать һәм спорт, дип билгеләп үтте. 


Үзара аралашканда һәм ярышканда, ветеран-уенчылар үзләренә файда ала – уңай эмоцияләрдән алып, сәламәтлекләрен ныгыта, димәк гомерләрен озайталар. 

 

 

Резедә Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса